Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бергә эшләү җитми кебек (+фото)

Бүген район Советы утырышлар залында Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин районныӊ хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында зур киӊәшмә уздырды.

Бу җыелыш район прокуроры Айрат Низамиев инициативасы буенча чакырылды. Иӊ беренче көн тәртибе буенча юлларда куркынычсызлык булдыру буенча Рафил Шәймөхәммәтов чыгыш ясады. Агымдагы елда транспорт халәкәтендә үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан, бу һәркемне борчырга тиеш. Төрле чаралар күренсә дә, алар турыдын-туры нәтиҗәне бирми, Дәүләт юл инспекциясендә хезмәткәрләр саныныӊ аз булуы урыннарга чыгып, тулы рейдлар үткәрүгә киртә булып тора. Субаш-Арбор басу юлында булган аяныч юл хәләкәте дә күпмедер төнлә контроль җитмәгәнлектән килеп чыккан. Юлда кешеләр һәлак була икән, бу инде барыбызныӊ да эшләп бетермәгәнлекне күрсәтә, диде район башлыгы.

Бергә эшләу зарурлыгы турында эчке эшләр бүлегенеӊ участок вәкилләре эшчәнлеген, бу бүлекнеӊ җинаятьчелекккә каршы көрәшне җанландыру юнэлешендә дә күп тапкырлар яӊгырады. Район прокуроры Айрат Низамиев ассызыклап әйткәнчә, урыннарда вәкилләрнеӊ авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчеләре белән аӊлашып эшләве җитми, хәлне тамырдан үзгәртергә кирәк, диде. Рамил Нотфуллин исә мондый киӊәшмәне өч айга бер тапкыр үткәреп, кабул ителгән карарларныӊ үтәлешенә аерым игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Бу фикер янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урыннарда, берничә тапкыр өйләнеп, әмма алимент түләмичә, рәсми эшкә урнашмыйча йөргән «соры кортлар» турында әйтелгән кабат яӊгырады.

Болар турында тулырак газета битләреннән укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш