Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачлылар, сак булыгыз!

Райондашыбыз әлеге алдакчыларның сүзләренә шуның кадәр ышана ки, банктан 266 мең сум кредит ала.

Райондашыбыз “Инстаграмм”да “Газпром-инвест белән өстәмә керем” дигән кыска вакыт эчендә тиз генә баерга ярдәм итүче рекламаны күреп ала. Әлеге компаниянең сайтына кереп теркәлү уза һәм анкета тутырган вакытта үзе турында бөтен мәгълүматын калдыра.

Шуннан соң бер ир-ат шалтыратып, компаниянең эшләү тәртибен аңлата. “Баю” этабының беренче шарты булып, әлеге компаниягә күпмедер акча күчерү була, аннан соң алар синең шул акчаңны долларга әйләндерәләр һәм доллар үсү исәбенә алган керемнән алар сиңа процент түлиләр.

Башта әлеге ир-ат райондашыбызга 80 мең сум акча күчерергә кирәклеген әйтә һәм соңгысы бу сумманы күчерә. Икенче көнне райондашыбызның счетына 150 сум акча күчә, моның белән аңа акчаларының “эшли” башлавын күрсәтәләр. Бу адымнан соң райондашыбызга әлеге компаниянең “финансисты” шалтыратып, керем үсешен арттырыр өчен тагын да зуррак күләмдә акча кертергә кирәклеген җиткерә. Райондашыбыз әлеге алдакчыларның сүзләренә шуның кадәр ышана ки, банктан 266 мең сум кредит алып, тагын боларның счетына күчерә. Һәм шуннан соң инде әлеге компания элемтәгә чыгудан туктый. Ә райондашыбыз 346 мең сум акчаларын югалта.

Хөрмәтле райодашлар, барыбыз да шушындый алдакчы кешеләр корбаны була алабыз. Сак булсак һәм һәрчак аек акыл белән эш йөртсәк иде. Җиңел генә акчалар булмый, шуны онытмагыз!


Рәйхан Нигъмәтҗанов,

район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең

вәкаләтле вәкиле, полиция лейтенанты


Зәлия Фәйзрахманова тәрҗемәсе

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар