Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бертуган Мазовларны соңгы юлга озаттылар

Бу җанөшеткеч вакыйгада балаларның ни гаебе бар иде соң?

Кичә, 25 июньдә, Уфада 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Ильяны соңгы юлга озаттылар.

Узган елның 26 октябрендә Артем Мазов, хатыны белән талашканнан соң, уллары – 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Ильяны алып чыгып китә. Кире кайтмыйлар. Аларны күпме эзләсәләр дә таба алмадылар.

Бәлки, исәннәрдер дигән өметләр шушы көннәрдә чәлпәрәмә килде: ике малайның да гәүдәләрен бер-бер артлы ике елгадан табып алдылар. Башта бер балыкчы кече малайның мәетенә юлыкты, аннан зурысының гәүдәсе 50 чакрым ераклыкта табылды.

Башка сыймаслык коточкыч күренеш. Кыш буена суда яткан мәетләрнең танырлык җире калмаган иде: балаларның анасы улларын киемнәре буенча гына таныды.

Криминалистлар фикеренчә, малайларны ниндидер авыр йөк тагылган бауга бәйләп суга ташлаган булырга тиешләр. Озак суда ятканнан соң бау черегән һәм гәүдәләр йөзеп киткән.

Фаразларның берсе буенча, Артем Мазов малайларын берничә тапкыр салкын суга тыгып калган һәм үлергә калдырган. Башта буып үтергән, аннары суга ыргыткан дигән фараз да бар хокук саклаучыларда.

38 яшьлек ата кеше әлегә табылмады. Бәлки, ул исән һәм хөкемнән качып йөридер дигән версия дә бар, дип яза Өмет.

Бу җанөшеткеч вакыйгада балаларның ни гаебе бар иде соң?

 

Автор: Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: www.bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять