Бездә кабат “Түгәрәк өстәл”
Бу юлы сөйләшер өчен тема итеп кулланучылар хокукларын яклау юнәлешен сайлап ялгышмаган булдык. Районыбызда проблемалар да шактый, катнашучылардан фикер-тәкъдимнәр, киңәшләр дә күп бирелде.
Болар хакында газетабызның 27 июль санында укырсыз. Ә хәзергә сезне катнашучылар белән таныштырабыз, сүзнең ни турысында баруын үзегез дә чамаларсыз.
Айрат Низамиев – район прокуроры; Илшат Галимуллин – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары; Гөлназ Сафина – кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең (“Роспотребнадзор”) Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлек белгече; Гөлназ Шакирова – ТРның Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөрүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүәт инспекциясенең әйдәүче белгеч-эксперты; Рәсимә Сәгыйтова – эшмәкәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев