Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Безнең әңгәмә: абруйлы һәм дә җаваплы

Эчке эшләр органнарында эшләү бик җаваплы, абруйлы һөнәрләрнең берсе

Лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин ителү, хезмәткәрнең үзләрен генә түгел, гаилә әгъзаларын да социаль яклау мөмкинлеге булу әлеге хезмәтнең зур плюсләре дияргә кирәк.Бүген без бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Котдус улы Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Эчке эшләр органнарына эшкә кемнәр кабул ителә?
– Эчке эшләр органнарына эшкә 18-40 яшькә кадәр булган ир-егет һәм хатын-кызлар кабул ителә. Кече җитәкчеләр составы вазифалары өчен урта гомуми белем, ягъни кимендә 11 сыйныфны тәмамлау кирәк, ә инде урта һәм югары җитәкчеләр составы вазифасына эш юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри яисә югары белем сорала.

– Эшкә урнашу өчен кемгә мөрәҗәгать итәсе?
– Эшкә урнашырга теләүче иң элек кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә, бүлек җитәкчесе һәм ул эшкә алыначак хезмәт җитәкчесе белән әңгәмә уздырыла. Аннан район үзәк хастаханәсендә медицина тикшерүе, хәрби табиб комиссиясе, психологик диагностика, полиграф, физик әзерлек буенча сынау да үтәргә кирәк була. Кандидат иң элек сынау шарты белән эшкә алына. Сынау срогы полиция составы өчен 3-6, эчке хезмәт һәм юстиция составлары өчен 2-6 айны тәшкил итә.

– Яңа эшкә урнашып эшли башлаган хезмәткәр күпме хезмәт хакы алып эшләячәк?
– Бүгенге көндә беренче ел эшли торган офицерның хезмәт хакы 35 мең тирәсе тәшкил итә, һәр 5 ел хезмәт иткән саен һәм махсус званиесе үскән саен хезмәт хакы да арта торган була. Сержант составының хезмәт хакы 10-15 меңгә кимерәк була. Ел саен һәрбер хезмәткәргә бер айлык оклад күләмендә матди ярдәм бирелә. Эш нәтиҗәләре буенча акчалата премияләр түләнелә.

– Эчке эшләр хезмәткәрләренә нинди ташламалар, өстенлекләр каралган?
– Хезмәткәрләргә хезмәт срокларына карап 40 көннән алып 64 көнгә кадар ял бирү каралган, моның өстенә отпусканы уздыру урынына бару һәм кайту өчен тотылган көннәр дә кушыла. Пенсиягә чыккан вакытта хезмәткәрләргә 7 оклад күләмендә акчалата пособие түләнә. Хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай дәвалану узарга, Россия эчке эшләр министрлыгының савыктыру оешмаларына юлламалар алырга хокуклы.
Эчке эшләр органарында 10 елдан артык эшләгән хезмәткәрләр өчен торак сатып алу яисә төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү каралган. Моның өчен тиешле шартлар үтәлүе мәслихәт.

Барлык хезмәткәрләр дә дәүләт тарафыннан иминиятләштереләләр, эштә яисә эштән соң төрле имгәнү алган очракларда аларга иминият суммасы түләнә.

– Бүгенге көндә бүлектә вакансияләр бармы?
– Бүгенге көндә бүлектә бер участок вәкиле вазифасы буш. Шул уңайдан армия сафларында булып кайткан, урта һөнәри яки югары белемле, эчке эшләр бүлегендә эшләргә теләге булган ир-егетләрне эшкә чакырып калабыз. Шулай ук бала карау буенча ялда булган чорга төп хезмәткәр урынына вакытлыча хезмәткәр алу мөмкинлегебез дә бар. Бу кандидатның югары юридик белеме булу, төп таләпләрнең берсе булып тора.

Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция