Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Безнекеләр бу юӊәлештә дә Рәсәйдә беренче

Россия Эчке эшләр министрлыгы официаль сайтында 2014нче ел өчен үзенеӊ хезмәткәрләренеӊ керемнәре турында информация бирә.

Россия Эчке эшләр министрлыгыныӊ Казан юридик институты начальнигы, полиция генерал-майоры Фоат Зиннуров узган елда Россиядә акча кереме буенча беренче урынны алып тора. Күчемсез милкен сатып, ул доходын 30,8 миллион сумга җиткергән. Зиннуровныӊ хатыны да 318 625 сум акча эшләгән. Аларныӊ гаиләсендә җиӊел машина юк.
Икенче урында 11,4 млн. сум керем белән генерал-майор Виктор Елисеев, ул Мәскәүдә Россия Эчке эшләр министрлыгыныӊ Үзәк клубы начальнигы буларак хезмәт куя.
Керемнәр буенча өченче урында Эчке эшләр министрлыгыныӊ Мурманск өлкәсе буенча идарә начальнигы урынбасары, полковник Сергей Бабенко. Аныӊ 10 миллион сум кеременеӊ яртысы әнисенеӊ мирасы буларак барлыкка килгән.
Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев исә 2014нче елда 14 миллион 663 меӊ 574 сум акча эшләгән. Аныӊ тормыш иптәше гаилә бюджетына бары 72 меӊ 917 сум акча керткән.
Фото: http://www.vestnik57.ru/page/dohody-operezhajut-bjudzhet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250