Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бөгелмәдә кибет хужасы һөҗүм иткән ике кешене үтерә

Бөгелмә шәһәрендә 12 сентябрь иртәсе коммерсант, кибет хуҗасы N.га һәм аның гаиләсенә бик хәерле башланмый. Аның өенә иртә баштан 2 ир-ат бәреп кереп, хатыны белән бергә бәйләп салалар...

Бөгелмә шәһәрендә 12 сентябрь иртәсе коммерсант, кибет хуҗасы N.га һәм аның гаиләсенә бик хәерле башланмый. Аның өенә иртә баштан 2 ир-ат бәреп кереп, хатыны белән бергә бәйләп салалар, өченче ир-ат исә тышта, машинада үзенең дусларын көтеп кала. Бәйләгәннән соң өйдә куелган сигнализация эшли башлавын күреп, аны сүндерү өчен хужаның кулларын чишәргә мәҗбүр булалар. Шул вакытта хужа ир-ат өстәлдәге пычакны эләктереп, һөҗүм итүчеләргә ташлана, эләгеш вакытында аларны каты яралый. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче алар инде җан тәслим кылган булалар, коммерсант үзе дә яралар ала, әмма гаиләсен яклап кала ала. Бу вакыйга барганда тышта калган ир-ат качарга мәҗбүр була. Хәзерге вакытта аны эзлиләр.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал