Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бүген милек өчен салым түләү срогы чыга

2020 елның 1 декабрендә 2019 ел өчен милек салымнарын түләү срогы чыга. Фатир, йорт, төзелеп бетмәгән йортлар, җир участоклары һәм транспорт чаралары булган гражданнар милек салымнарын түләргә тиеш.

Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланучыларга салым уведомлениеләре электрон формада сервис аша йөкләнгән. Сервиска тоташтырылмаган салым түләүчеләргә салым белдерүләре почта аша җибәрелгән.

Милек салымнарын өйдән чыкмыйча гына, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы, «салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты» һәм «физик затларның салымнарын һәм пошлиналарын түләү» электрон сервислары ярдәмендә түләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертү яки Россия Федераль салым хезмәтенең партнер-банкларының берсе онлайн-сервисыннан файдалану да җитә. Моннан тыш, салым түләү кәгазендә күрсәтелгән QR - яки штрих-код буенча, банкта, УИН (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) күрсәтелгән, җирле администрация кассаларында, почта аша яки КФҮнең вәкаләтле вәкилендә түләргә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәрнамәдә күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәсә, киләсе көннән, ягъни 2020 елның 2 декабреннән башлап, бурыч көн саен пенялар исәпләү хисабына үсәчәк, дип искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым