Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бүгеннән нәрсәләр үзгәрә?

Безнең илдә елына ике тапкыр – гадәттә, гыйнварда һәм июльдә – яңа законнар, кагыйдәләр, үзгәрешләр үз көченә керә. Бу ел да калганнардан аерылмый: 1 июльдән күп кенә законнар эшли башлаячак.

Шуларның кайсыберләрен генә телгә алып китмәкчебез.

* Русия пенсия фонды хәбәр итүенчә, балигъ булмаганнарның опекуны яки попечителе булган пенсионерларга индексацияләнгән страховка пенсиясе түләнә башлаячак. “Элек балигъ булмаган балаларны үстерүче пенсионерлар эшләүче дип исәпләнде һәм индексациягә дәгъвә итә алмый иде, – ди “Юрист” компаниясенең директоры Асия Мөхәммәтшина. – 1 июльдән бу хәл үзгәрәчәк”. Үзгәрешләр килешү буенча эшләүче һәм эшләүче дип исәпләнгән опекуннарга карый. Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлек җитәкчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, индексация өчен гариза язу кирәкми. Якынча исәпләүләр буенча, бала тәрбияләүче 1336 пенсионер июльдән индексацияләнгән пенсия алачак.

* Әйткәндәй, 1 июньнән бурычны социаль түләүләрдән каплату тыелды. Суд приставлары социаль түләүләр акчасына ялгыш арест салмасын өчен, мондый түләүләр махсус код белән маркировкалана башлады.  

* Инвалидларга кагылышлы законнарның берсе үз көченә керә. Аңа ярашлы, инвалидалар йөрегән яки аларны йөреткән автомобильләр турында мәгълүмат Инвалидларның федераль реестрына урнаштырылачак. Бу үзләренә тиешле махсус парковкалар белән кешеләр бернинди киртәләрсез куллана алсын өчен эшләнә, диләр белгечләр.

Социаль өлкәгә кагылышлы башка төр яңалыклар да бар. Алар белән җаваплы ведомстволарның сайтында танышырга мөмкин.

* Үзмәшгульлек режимы бар илгә тарала. Ул 2019 елда сынау рәвешендә 4 төбәктә – Мәскәү һәм аның өлкәсендә, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә кертелгән иде, ә 2020 елның 1 гыйнварыннан тагын 2 дистәгә якын төбәк бу эшкә кушылды. 1 июльдән исә әлеге режим бар төбәкләргә тарала. Керемнәре елына 2,4 миллион сумнан артмаган, хезмәткәрләре һәм эш бирүчеләре булмаган эшкуарлар үзмәшгуль булып теркәлә ала.

* “Банк роумингы” бетерелә. Ягъни төрле төбәкләрдә яшәүче, әмма бер банкка караган физик шәхесләрдән картадан картага яки исәптән исәпкә акча күчергәндә комиссия алынмаячак.

* Әйткәндәй, июльдән банклар заемщикларга ипотека каникуллары бирә алачак. Әгәр заемщик, авыр финанс хәлгә калып, кредитын түли алмаса, аңа ярты елга кадәр кредит бурычын түләү кичектерелә.

* Балыкчылар өчен дә яңалык бар. Бар төбәкләрдә дә кайсыбер төр балыкларны тәүлегенә билгеләнгән күләмдә генә тоту рөхсәт ителәчәк.

* Күп фатирлы йортларга “акыллы” электр счетчиклары куела башлый. Бу акыллы техника электр энергиясен куллану күрсәткечен автомат рәвештә һәм читтән торып тапшыра ала. Исәпләгечләрне электр энергиясе белән тәэмин итүче куярга тиеш. Русия президенты Владимир Путин “акыллы счетчиклар” турындагы законны 2018 ел ахырында ук имзалаган иде. Гадәти электр исәпләгечләрне “акыллыларына” алмаштыру 2023 елга тәмамланырга тиеш, дип яза Өмет.

Автор: Язгөл Сафина
Чыганак: www.9111.ru
Фото: primamedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа закон үзгәрешләр