Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Билетсыз балалар юлда калмаячак!

Русия Транспорт министрлыгы җәмәгать транспортыннан билетсыз балаларны төшереп калдыруны тулысынча тыю турында фикер алыша.

Бу хакта транспорт министры Евгений Дитрихның Дәүләт думасы депутаты Антон Горелкин биргән сорауга җавап хатында әйтелә.

“Русия Транспорт министрлыгы бу мәсьәлә буенча борчуыгызны уртаклаша", — дип язган Дитрих.

Аның сүзләренә караганда, депутат кызыксынган закон проекты, Президентның Дәүләт-хокук идарәсе кисәтүеннән соң, эшләп бетерелгән һәм күптән түгел хөкүмәткә кертелгән. Документта «билетсыз кешене, шул исәптән, административ штраф түләүдән баш тарткан, 16 яше тулмаган баланы, тормыш өчен куркыныч хәлгә калу хәвефе булган очракта, транспорт чарасыннан төшеп калдыруны тыярга” тәкъдим ителә.

Яңа закон проекты транспортта билетсыз йөргән балаларның ата-анасын алар өчен юл хакын түләүдән азат итмәячәк, дип яза Кызыл таң.


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллларда