Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Биш сәгатьтә... дүрт хатынга һөҗүм иткән

Өчесенә лифтта ябышкан.

Башкортстанда туган 22 яшьлек егет биш сәгать эчендә Санкт-Петербург янындагы Мурино шәһәрендә дүрт хатын-кызга һөҗүм иткән. Берсен ул урамда талаган, ә өчесен лифтларда көчләргә маташкан. Бу хакта 47news.ru басмасы хәбәр итте.

Барлык җинаятьләр 27 июньдә көннең беренче яртысында булган. Башта ул бер хатынның акчасын талап алган.

9:40та Воронцово бульвары буенча күпфатирлы йорт лифтында бу бәндә 25 яшьлек кызга ташлана. Ул бичараны почмакка кыса һәм аны мыскыл итәргә тели. Аннары җинаятьче аны лифттан алып чыгып, гомум балконга алып китә. Анда зыян күрүче ярдәмгә чакыра башлый, аны өй янында торучы кешеләр ишетә. Алар балконга күтәрелә, ләкин ул вакытка көчләүче инде күздән югалган була. Ул кызның кулын кисәргә өлгерә.

10:15тә башка йорт лифтында ул 31 яшьлек хатынга шул ук ният белән һөҗүм иткән. Ләкин хатын баскыч читлегенә кача алган, ишекләр ябылгач, агрессор лифтта калган һәм югары катка менеп киткән.

13: 40та егет лифтта соңгы һөҗүмне ясый. Бу юлы аның корбаны 29 яшьлек хатын була. Егет, шешә кыйпылчыгы белән янап, тагын интим таләп итә. Кыз, җинаятьчедән котылып, лифттан йөгереп чыга.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене кич белән тоткарлаган. Аңа каршы җинаять эше кузгатылган. Соңгы өч эпизод буенча җинаять эше кузгату турындагы карар әлегә рәсмиләштерелмәгән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: кп.ру

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять