Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Биш сорауга – биш җавап. Районда такси хезмәте турында

Районда такси хезмәтеннән бер тапкыр булса да файдаланмаган кеше юктыр. Кайберәүләр көн дә диярлек такси белән йөри.

Сүз дә юк, уңайлы, барасы җиреңнең ишек төбенә кадәр илтеп куя, начар һава торышында үз машинаңны да кабызып ятасың юк, җәмәгать транспортында тилмереп йөргән кебек түгел. Шулай да, әлеге хезмәт һәрчак  үзен акламый. Газета укучыларыбыздан килгән сораулар районда такси хезмәтенең ни дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә. Бу сорауларны кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакировага юлладык.

1. – Балтачта такси чакыртасың, тик аның урынына син көткән сары шашкалы ак машина түгел, башка җиңел машина килә? Сорасаң, без шулай йөрибез, диләр. Утырырга куркып торасың кайчак. Нишләп аларны бер дә тикшермиләр. Закон бит ак төс һәм шашка куюны таләп итә? Иминлек ягын кайгыртып сорыйм. Кешегә ышаныч аз бит хәзер.

– Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу фрахтованиенең гавами килешүе нигезендә башкарыла, аны сез турыдан-туры җиңел такси йөртүче белән яки хезмәт күрсәтүгә заказ бирү юлы белән төзи аласыз.
Сез мөрәҗәгать иткән хезмәтләрне башкаручының намуслылыгына ышаныч булсын өчен, җиңел таксиның машина йөртүчедән уң яктагы алгы панелендә урнаштырылырга тиешле мәгълүматларның мөһимлегенә инаныгыз. Ул түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала:
– башкаручының тулы яки кыска атамасы;
– җиңел таксилардан файдаланган өчен түләү шартлары;
– машина йөртүченең визит карточкасы,   фоторәсеме белән;
– пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыруны тикшереп торуны тәэмин итүче органның атамасы, адресы һәм элемтә өчен телефоннары.

Моннан тыш, җиңел таксида пассажирлар таләбе буенча бирелә торган, тиешле транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләре булырга тиеш.

Шулай ук такси салонында, Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы тарафыннан бирелә торган, җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруга рөхсәт булырга тиеш. Әлеге рөхсәт пассажир таләбе буенча тапшырылырга тиеш.

Җиңел такси кызгылт сары төстәге тану фонаре белән җиһазландырыла, ул транспорт чарасы түбәсендә билгеләнә һәм җиңел таксиларның пассажирлар һәм багаж ташуга әзерлеге вакытында яндырыла. Җиңел такси кузовына төслеографик схема ясала, ул шахмат тәртибендә урнашкан контраст төстәге квадратлардан торган композицияне тәшкил итә .

«Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФА номерлы Федераль закон нигезендә, пассажир Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына – Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт бирү буенча вәкаләтле органга мөрәҗәгать итәргә хокуклы, әгәр дә җиңел таксида киләсе мәгълүмат булмаган очракта:
1) фрахтовщикның (ташучының) тулы һәм кыскача атамасы);
2) җиңел таксилардан файдаланган өчен түләү шартлары;
3) йөртүченең визит карточкалары белән фоторәсемнәр;
4) пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыруны, шулай ук аның таләбе буенча фрахтователенә бирелә торган тиешле транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен тәэмин итүче органның исемен, адресын һәм контакт телефоннарын;
5) җиңел такси кузовында (ян өслеге кузовында) төслеографик схема юк, ул шахмат тәртибендә урнашкан квардратлардан контраст төстәге композиция яки җиңел такси түбәсендә кызгылт төстәге тану фонаре (21.04. 2011 елның № 39-ФЗ номерлы Федераль законы).

2. – Беләсе килә иде, без такси чакырткач, безнең заказ берәр җиргә теркәлеп бара микән?

– Башкару өчен кабул ителгән заказны, башкаручы теркәү журналында теркәргә тиеш. Заказны үтәүгә кабул ителгән Номер пассажирга хәбәр ителә. Такси чакырылган урынга килеп җиткәндә, башкаручы җиңел такси кузовының маркасын һәм төсен, шулай ук машина йөртүченең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен һәм таксины җибәрүнең фактик вакытын хәбәр итәргә тиеш.

3. – Ни өчен таксист квитанция бирми? Сорасаң, юк бездә, каралмаган, диләр.

– 2009 елның 14 февралендә РФ Хөкүмәте карары белән расланган Автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләренең 110 пункты белән, 112 нче номерлы Устав нигезендә, җиңел таксилардан пассажирлар һәм багаж ташу өчен бирелгән түләү, таксометр күрсәткечләре нигезендә билгеләнгән җиңел таксилардан файдалану вакытының факттагы аралыгы яки факттагы вакыттан чыгып, пассажирлар ташучы тарафыннан билгеләнгән тарифлар нигезендә билгеләнә. «Таксометр» – җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу бәясен, йөрү берәмлегенә һәм транспорт чарасыннан файдалану вакыты берәмлегенә билгеләнгән тарифлардан чыгып исәпләү өчен билгеләнгән җиһаз. Фрахтовщик фрахтовкага (кулланучыга) җиңел таксилардан файдалану өчен түләүне раслаучы касса яки бланк рәвешендәге квитанция бирә.

Хезмәтләр өчен түләү фактын раслаучы документ тапшырылмаган очракта, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 

4. – Казанга дип чакырткан таксист кире борылып китте, багажың күп, ди. Әйтегез әле, таксида нәрсә йөртергә рөхсәт ителә, нәрсә юк?

– Җиңел таксида машина салонына иркен рәвештә алып кереп-алып чыга ала торган әйберләр рөхсәт ителә, ләкин бу очракта утыргычларны пычратмыйлар һәм бозмыйлар, машина йөртүчегә җиңел такси белән идарә итәргә һәм арткы  көзгеләрдән файдаланырга комачауламыйлар. Җиңел таксида тиз кабынып китүчән,  шартлаткыч, токсинлы, коррозиячел матдәләр йөртү тыела. Утлы һәм салкын кораллар да тышлык белән яки төрелгән булырга тиеш. Шулай ук транспортны пычратучы һәм дә кешеләрнең киемнәрен пычратырга мөмкин булган әйберләр йөртергә ярамый. Этләргә борынчык киертергә кирәк, вак җәнлекләр һәм кошларның читлектә, яисә тирән кәрҗиндә, тартмада, контейнерда булуы шарт һәм алар да комачауламасын иде.

5. – Балтач эчендә бер адреска такси чакыртасың, әйтик, балаңны гимназиядә төшереп калдырасың, һәм шул ук таксига утырып, район үзәгенә кадәр барасың. Таксист ике адрес ди дә, шартлатып 100 тәнкәне алып кала. Дөресме бу?
– Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу маршруты пассажир тарафыннан билгеләнә. Күрсәтелгән маршрут билгеләнмәгән очракта, такси йөртүче кыска маршрут буенча йөрергә тиеш.

Җиңел таксилардан файдаланган өчен түләү (такси узышына һәм аннан фактик файдалану вакытына бәйсез рәвештә) яки таксометр күрсәткечләре нигезендә, билгеләнгән тарифлар нигезендә, таксилардан файдалану һәм  фактик вакыттан чыгып билгеләнә ала.

Пассажирны йөртү хезмәте тиешенчә күрсәтелмәсә,  кулланучы хокуклары бозылган очракта,  безнең органга түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач бистәсе, һ. Такташ ур., 4А йорт яки 2-44-03 телефоны буенча шалтырата аласыз.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такси