Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Биш сорауга – биш җавап: салымнарны түләү турында

Бу көннәрдә гражданнарга 2018 ел өчен милек салымнарын түләү кәгазьләре килә. Шул уңайдан без берничә сорау белән ТР буенча 10нчы номерлы Саба районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фаил Фәиз улы Нигъмәтҗановка мөрәҗәгать иттек.

– Кайбер гражданнар инде салым хатларын алырга өлгерде, ә күпләргә әле ул килмәде. Андый райондашларыбызга нишләргә?
– Салым кәгазьләре почта белән этаплап 1 ноябрьгә кадәр киләчәк. Салым хезмәте порталында теркәлгән гражданнарга «Шәхси кабинет»ларын ачып карарга кирәк, аларга түләү кәгазьләре электрон рәвештә генә җибәрелә.

– Салым түләү кәгазе килмәгән очракта ни эшләргә?
– Әгәр сезгә салым хатлары килмәгән икән, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Быелгы салым хатларында квитанцияләр юк, моны ничек аңларга?
– Хәзер конвертларга квитанцияләр салынмый. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен кирәкле реквизитлар, УИНны да (начислениеләрнең уникаль идентификаторы) кертеп, белдерү кәгазендә күрсәтелгән. Шулай ук тиешле QR-код һәм штрих-кодлар кертелгән.

– Салымнарны кайларда түләп була?
– Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан онлайн-режимда, “Оплатить” кнопкасыннан файдаланып түли ала. Сайтның “Заплати налоги” сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм “Электронное правительство Республики Татарстан” терминалы аша түләргә мөмкин.

– Салымнар кайчанга кадәр түләнергә тиеш?
– Агымдагы елда физик затлар җир, транспорт  һәм милек салымнарын 2019 елның 2 декабренә кадәр түләп бетерергә тиеш.

Әңгәмәдәш – Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым