Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бәхәс бәласы: 14 яшьлек укучы укытучысын үзенә карата һәм... гашыйк була

Укытучы туташка хәзер җәза яный.

Красноярск краеның бер авылында 14 яшьлек укучы малай (егет) 27 яшьлек рус теле укытучысын үзенә караткан. Икесе дә бер-берсенә үлеп гашыйк булганнар. Укытучы туташка хәзер җәза яный.

2020 елда укучы классташлары белән бәхәсләшә: янәсе, рус теле укытучысын үзенә каратачак. "Бирем"не үтәүгә дүрт ай вакыт бирелә. Малай төрле чараларда актив катнаша башлый, укытучы белән һәрвакыт элемтәдә була.. Әйе, башта дуслашалар. Аннан инде малай укытучысына гашыйк була. Рус теле мөгаллимәсе дә битараф булмагандыр - эш интимга барып җитә. Үзара мөнәсәбәтләре турында авылда да белеп алалар. Җитмәсә, укытучының гражданлык никахындагы ире дә булган икән. Яшерер нәрсә калмагач, укытучы эштән китә. Аннан поициягә килеп, барысын да сөйләп бирә. Әлбәттә, аңа хөкем карары да чыгарырга мөмкиннәр, ләкин инде шунысы ачык: филолог мәгариф өлкәсендә озак вакыт эәли алмачак әле.

Бу хакта "Комсомольская правда" газетасы яза.

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы укучы бәхәс

2
X