Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бүрене бүреккә салсаң да...

Иске Салавыч авылында яшәүче Х. беренче тапкыр суд каршына 2010 елны, утыз яшендә, балигъ булмаган кызына алимент түләмәгәне өчен баса. 8 ел дәвамында ул алты тапкыр хөкем ителгән, алтысы да алимент түләмәгән өчен.

“Хезмәт” газетасының агымдагы елның 11 гыйнвар санында алимент түләмәүче кешеләргә карата “Аракы эчәргә акча табалар” дигән язма чыккан иде. Шул теманы дәвам итәсе килә. Бүрене бүреккә салсаң да, барыбер урманга карый дип әйтәләр, бу сүзләргә тора-тора кабат инанасың. Иске Салавыч авылында яшәүче Х. беренче тапкыр суд каршына 2010 елны, утыз яшендә, балигъ булмаган кызына алимент түләмәгәне өчен баса. 8 ел дәвамында ул алты тапкыр хөкем ителгән, алтысы да алимент түләмәгән өчен. 2017 елга кадәр суд, аның “Төзәләм, эшли башлыйм, алимент түли башлыйм” дигәненә ышанып ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм итә, ә 2017 елда, эшкә урнашмаганы һәм алимент түләмәгәне өчен, 8 ай төзәтү эшенә хөкем итә. Төзәтү эшен үтәү өчен ул официаль рәвештә эшкә урнашырга һәм аның алган хезмәт хакыннан алимент тотылып калырга тиеш була. Ләкин ул башта эшкә урнашмый, урнашкач эшләмичә, спиртлы эчемлекләр эчеп йөри. Шул сәбәпле, суд карары нигезендә 8 ай төзәтү эше ирегеннән мәхрүм итү белән алмаштырыла һәм ул төрмәгә озатыла.

Бүгенгесе көндә дә Х.га акыл керми, 2018 елда аны кабат төзәтү эшенә хөкем итәләр. Төрмәдә утырып чыгуына карамастан, урнаштырган эшендә эшләми, һаман спиртлы эчемлекләр эчүен дәвам итә, шул сәбәпле аны эшеннән куалар. Хәзерге вакытта Х.га суд карарын үтәмәгәне өчен судка хат (представление) кертелде.

Бу бер мисал гына. Андыйлар шактый. Җинаять җәзасы үтәтү инспекциясендә учетта торучы, ел саен хөкемгә тартыручылар саны 10-15 җитә.

Динар Хәбибуллин,
Балтач районының җәза үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент