Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Бу комиссия иң начар комиссияләрнең берсе"

Балтач урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча комиссия белән очрашты, алкогольле эчемлекләр һәм наркотик матдәләр зыяны турында сөйләште.

Комиссия вәкилләре наркотиклар, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке белән эш итү нинди нәтиҗәгә китерәчәген аңлатты, балаларга тәртипсезлек юлына басмаска, үз тормышларын бозмаска киңәш итте.

«Бу комиссия иң начар комиссияләрнең берсе. Теләсә нәрсә эшләп, тәртипсезләнеп әти-әнисе белән безнең каршыга килеп баскан баланың тормышы гомерлеккә тапланды дигән сүз», диделәр чыгыш ясаучылар.

Балаларга тормыш өчен куркыныч сайтлар турында да сөйләделәр, бүгенге көндә бер генә әйберне дә белдермичә эшләп булмый икәнен аңлаттылар. Балаларның һәр адымы тикшерелә, бөтен җирдә видеокамералар һәм хокук саклау органнары эшли, балалар аларны беркем дә күрми дип уйламасыннар, ә начарлык эшләгәндә иң беренче чиратта үзләре турында уйласыннар, диделәр.

Әти-әниләр, абый-апайлар, балаларга боларның барысын да вакытында аңлатсак иде. Профилактикалау баланы учетка бастырудан күпкә рәхәтрәк эштер.

Фото, видео: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдн утырыш