Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бу яңалык шәхси йортларда яшәүчеләргә кагыла

“Шәхси сектор”да яшәүчеләрнең коммуналь түләүләр исәпләрендәге хаталар өчен штрафлар таләп итү хокукы барлыкка киләчәк.

Дәүләт Думасы депутатлары Русия Федерациясе Торак кодексының 157 маддәсенә һәм «Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында яңа законны өченче укуда кабул итте. Ул күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең һәм шәхси йортлар милекчеләренең хокукларын тигезли.

Русия Президенты законга кул кую белән шәхси йортларда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен исәп дөрес ясалмаган түләү документларын алганда су, газ, электр энергиясе белән тәэмин итүчеләргә түләүне нигезсез арттыру турындагы дәгъва белән закон кысаларында мөрәҗәгать итә алачак. Әгәр хокук бозулар бетерелмәсә, Дәүләт торак инспекциясенә һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Яңа законга ярашлы, шәхси йорт хуҗалары коммуналь түләүләр хисапларындагы хаталар өчен штраф таләп итә алачак.

“Бездә дөрес булмаган исәпләүләр яки түбән сыйфатлы коммуналь хезмәтләр өчен идарәче оешмаларга, ресурслар белән тәэмин итүчеләргә, каты коммуналь калдыклар белән эшләүче операторларга инде 2017 елдан ук җаваплылык кертелде. Әмма шәхси йортларда яшәүчеләр үз хокукларын яклау мөмкинлегеннән мәхрүм иде, һәм без бу гаделсезлекне төзәтәбез”, – диде Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев. – Әйткәндәй, мондый тәртип бозулар өчен штрафлар дөрес исәпләнмәгән түләүнең яки сыйфатсыз күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр суммасының 50 проценты күләмендә карала”, дип яза Өмет.


Автор : Язгөл Сафина
Фото: социаль челтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх ТКХ түләүләре