Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бухгалтерлар өчен

Суд приставларының федераль хезмәте хезмәт хакыннан һәм башка керемнәрдән үтәү документлары буенча алимент тотканда Рәсәй законнарын бозуны булдырмау максатыннан, оешма җитәкчеләре һәм бухгалтерлары өчен белешмәлек раслады.

Бурычлының хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән акча тотып барганда бухгалтерлар түбәндәгеләрне белергә тиеш. Беренчедән, пристав башкаручының таләбе Рәсәй территориясендәге барлык органнар, оешмалар, гражданнар һәм җаваплы кешеләр өчен мәҗбүри. Пристав бурычлының эш урынына җибәрелгән үтәү кәгазьләренең үтәлешен һәм моның буенча финанс документларын алып бару тәртибен тикшерә ала. Шуны онытмаска кирәк: бурычка дигән өлеш салым тотылганнан соң калган суммадан гына исәпләнелсен. Һәр ай саен хезмәт хакы биргәннән соң өч көн эчендә үтәү кәгазе буенча тотып калыштан суммалар эзләүче файдасына күчерелергә тиеш. Әгәр дә җаваплы кеше бу таләпне үтәмәсә, аңа карата административ җаваплылыкка тарту каралган. Узган ел ике оешманың баш бухгалтерларына шундый җаваплылык буенча 15әр мең сум штраф салынды. Әгәр оешманың җаваплы кешесе әлеге таләпләрне явызларча үтәмәсә, аңа карата җинаять җаваплылыгы да каралган.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250