Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычлы двойникларын булса, нишләргә?

Сезне аэропортта туктаттылар һәм илдән чыгармадылармы? Исәп-хисабыгызга һәм автомобилегезгә арест салдылар? Димәк, сезнең бурычыгыз бар, сезгә карата эш ачылган.

Әмма сезнең кредит алаганыгыз юк, барлык түләүләрне вакытында түләп барасыз. Димәк, сезнең хактагы мәгълүматлар бурычлы кешенеке белән туры килгән.

Татарстанда шундый 496 игезәк исәпләнә. Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә ярдәм сорап, Казан шәһәрендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итә, аның банк счетыннан Краснодар краендагы бурычны кешенең бурычы алынган. Бурычлы кешенең әлеге ханым белән фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган җире туры килгән.
Мондый хәл була калса, бурычлының “игезәге” килеп туган проблеманы суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайты ярдәмендә оператив рәвештә хәл итә ала. Физик затка “Интернет-кабул итү” сервисында «Двойник» темасын сайлап, электрон мөрәҗәгать формасын тутырырга кирәк.

Мөрәҗәгатьләрне Россия Федераль суд приставлары хезмәте тикшерә. Әлеге бүлек хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүче гражданнан паспорт, СНИЛС, ИНН хакында мәгълүматлар сорап ала.

Килеп туган хәл буенча ачыклык кергәннән соң, гражданинга элек салынган барлык чикләүләрне юкка чыгачак.

Банклардан яки башка кредит оешмаларыннан акча алынган очракта, шулай ук хезмәт хакыннан яки бүтән керемнән акчалар тотып калынган очракта, суд приставы акчаны кире кайтару буенча чаралар күрәчәк.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бурычларыңны түлә