Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычлары булган МХОда катнашучылар өчен мөһим яңалык

Тулырак безнең язмада.

Канун проектлары эшчәнлеге буенча хөкүмәт комиссиясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәм кредитлар буенча булган бурычларны гамәлдән чыгару турындагы инициативаны хуплады. Бу чара дәүләт бүләкләре алган хәрбиләргә, шулай ук һәлак булган, яшь буенча яки контракт тәмамлангач хәрби хезмәттән азат ителгәннәргә карата кулланылачак.

— Канун проекты махсус хәрби операция уздырыла торган районнарда хәрби хезмәт узучы яки узган затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм чараларын күздә тота. Аерым алганда, хәрбинең яки аның хатынының (иренең) кредит килешүе буенча йөкләмәләрен туктату өчен нигезләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителә, — дип ачыклык кертә РИА «Новости».

Бу чара хәрбиләрнең махсус хәрби операция үткәрү вакытында яки бу чордан соң бурычларны үтәү вакытында һәлак булган очракта кулланылачак, дип яза «Шәһри Казан».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МХО