Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычлылар да, эш тә күп

Аның белән район прокуратурасының эшче төркеме утырышында бергә катнашырга туры килде. Шунда аның бернәрсәгә дә битараф түгеллегенә, эшлекле һәм кирәкле тәкъдимнәре белән утырышка чын эш төсмере бирә алуына сокландым. Ул Чепьядан дүрт бала анасының тормыш шартларын яхшырту буенча социаль яклау оешмасыннан килгән кешеләргә дә конкрет тәкъдимнәрен әйтте, фатирларындагы шартларны яхшырту...

- Наил әфәнде, приставларга суд карарларын үтәтү буенча дистәләгән эш юнәлешләре йөкләнгән. Шуларның кайсыларына аерым тукталыр идегез?
- Законнарны санламыйча, суд карарларын үтәмичә генә яшәргә тырышучылар күбәйгән хәзерге тормышны суд приставлары хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Менә быел безнең оешмага 6 меңгә якын эш керде инде. Аларның 5 меңгә якыны тәмамланып, приставлар ярдәме белән 20 миллион сумга якын бурыч кайтартылды. Аеруча алиментларны, салымнарны, коммуналь хезмәтләргә һәм хезмәт хакларына кагылышлы бурычларны түләттерү буенча күп эшләнде. Соңгысы буенча 419 эш кереп, 2 миллион 644 мең сум хезмәт хакы түләттердек. Бер кешенең икенче кешегә булган бурычын түләттерү буенча да зур акчалар күчерелде. Соңгы елларда кредит бурычларын түләттерү эшләре бик нык артты. Моның буенча махсус айлык та игълан ителде. Быел безнең хезмәткәрләр тарафыннан кредит оешмаларына 1 миллион сумнан артык кредит бурычы кайтартылды. Моның буенча 237 эш кереп, шуның 86сы тәмамланды.
Безнең эшчәнлек прокуратура, полиция, салым хезмәте, Пенсия фонды, миграция хезмәте, коммуналь хезмәтләр, җирле хакимият органнары белән тыгыз бәйләнгән. Алар да безнең һәр мөрәҗәгатькә бик игътибарлы.
- Шулай да, эш барышында кыенлыклар буладыр?
- Бүген йөк тә, җаваплылык та бик зур приставларга. Оешмабыздагы өч бөртек суд башкаручысына ел саен судья чыгарган карар нигезендә йөзәрләгән эшне үтәргә кирәк. Берәү безгә бурыч түләүче булып килсә, икенчесе түләтүче буларак килә. Законнарны, норматив актларын яхшы белеп пристав, беренче чиратта, үзенең эшен җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Һәм шул ук вакытта һәр ике якны да тыңлый, килештерә белергә кирәк. Тегеләр тавыш күтәргәндә дә итагатьлек саклап калу, мөрәҗәгать итүчеләр белән матур итеп сөйләшә белү мөһим. Мин хезмәткәрләремне, «сез күпмедер дәрәҗәдә психолог та», - дип гел кисәтеп торам.
- Мәңге бетмәс алимент мәсьәләләрен ничек хәл итәсез? Алимент түләүдән качып йөрүчеләргә берәр чара күреләме? Әгәр алимент түләүче беркайда да эшләмәсә, ул бурычын ничек түли?
- Безгә йөкләтелгән эшләрнең социаль яктан иң әһәмиятлеләре һәм иң гыйбрәтлеләре - алимент түләтү буенча ачылганнары. Быел районда приставлар тарафыннан шундый 145 эш ачылып, шуларның 48е үтәлде. Кайбер ата-аналар үз балаларына алимент түләмәс өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмыйлар: кайсы хезмәт хакын азайтып күрсәтә, кайсы эш урынын яшерә, ә кайберсе алимент түләмәс өчен беркайда да эшләми. Приставлар һәр очракны тикшереп, алиментчының эзенә төшеп, аның керем чыганагын табып, балалары алдында бурычын үтәткәнче тырыша. Алимент түләүдән качарга маташучыларга төрле чаралар кулланыла: булган мал-мөлкәтләренә, банктагы счетларына арест салына, чит илгә чыгу тыела, озак вакыт зур суммалар түләмәүчеләргә җинаять эше ачыла. Әгәр беркайда да эшләмәсә, пристав аңа эш һәм мәшгульлек үзәгендә исәпкә басу өчен юллама бирә.
- Шундый очракны да беләм: күптән түгел түләгән булса да бер ханымны штраф аркасында чит илгә чыгармаганнар! Нинди штраф өчен чит илгә чыгып булмый. Үзеңнең бурычларың турында кайдан мәгълүмат алып була?
- РФ законы нигезендә, суд приставлары алимент һәм ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләргә, банк һәм башка кешеләргә бурычы булганнарга (бурычның күләме әһәмиятле түгел) ил чиген ябып куярга хокуклы. Бу процедура бик гади. Кеше кисәтүләргә карамыйча, булган бурычларын түләүдән баш тарта икән, аңа чит ил паспорты бирүне тыю турында карар чыгарыла һәм миграция хезмәтләренә җибәрелә. Әгәр инде ул паспортны алып өлгергән булса, чикләү карары чикне саклау хезмәте идарәсенә, ә аннан бөтен постларга китә. Дөрес, еш кына үзенең ил чикләрен узарга хокуксыз икәнен, алда әйтелгән ханым кебек, күпләр вокзалда яки аэропортта гына белә. Шулай булмасын өчен һәркем үзенең әлеге исемлектә бармы-юкмы икәнен тикшереп карый ала. Моның өчен интернеттан www.r16.fssprus.ru адресы буенча карау да җитә.
- Бурычларны түләтүне тагын да камилләштерү буенча нинди яңа чаралар кулланыла?
- Хәзер бурычларын түләүдән качып йөрүчеләрнең фотосурәтләрен газеталарда, интернет сайтларда, хәтта урамнарда, реклама такталарында күрергә мөмкин булачак дип зурдан кубып сөйлиләр, язалар. Дөрес, бу чара моңа хәтле дә кулланыла иде, ләкин күпвакыт моның законлымы-түгелме икәнлеге турында бәхәс куерып торды. Ә суд приставлары федераль хезмәте директоры Артур Парфенчиковның җибәргән соравына Роскомстат рәсми рәвештә уңай җавап биргәннән соң, бу алым киң кулланыла башлаячак.
- Сораулар туса, мөрәҗәгать итү өчен сезнең хезмәт буенча «Кайнар линия» телефоны юкмы?
- Тәүлек дәвамында (843) 292-98-60 номеры белән Казандагы «Ышаныч телефоны»на шалтыратырга була. Рәсми интернет сайтның баш битендә «Халыктан сораштыру» («Опрос граждан») бүлеге эшли. Приставлар хезмәтенең үзебезнең район бүлекчәсендә «Тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр» кенәгәсе бар.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250