Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычыңны түлә!

Татарстан Республикасы суд приставлары хезмәте май аенда «Бурычыңны түлә һәм чикләр ачылыр!» («Заплати долги и граница будет открыта!») акциясе үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә суд приставлары түләнмәгән бурычлары булган гражданнарга карата вакытлыча чит илгә чыгуны чикләү турында карар чыгара һәм бу карарлар автоматлаштырылган программа ярдәмендә Рәсәйнең бөтен таможня постларына җибәрелә. Май аенда гына да Балтач районы суд приставлары тарафыннан бурычларын вакытында түләмәгән 22 гражданга карата вакытлыча чит илгә чыгуны чикләү турында карарлар чыгарылды. Бурычлар түләнеп бетү белән суд приставы вакытлыча чикләүне туктату турында кабат карар чыгара һәм таможня постларына җибәрә. Шуңа күрә, чит илгә чыгарга җыенгансыз икән, суд приставлары хезмәтендә булган барлык бурычларыгызны түләп бетерегез. Ә иң мөһиме, бурычлы булып яшәмәскә тырышыгыз, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250