Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бушка булгач килгән кеше аз (+фото)

Кабул итүдә суд приставы һәм прокуратура вәкилләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм социаль ярдәм күсәтү бүлеге җитәкчеләре, опека һәм тәрбия секторларынанн чакырылган хезмәткәрләр катнашты.

Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген өйләгә кадәр районара суд приставлары бинасында алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.

Кабул итүдә суд приставы һәм прокуратура вәкилләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм социаль ярдәм күсәтү бүлеге җитәкчеләре, опека һәм тәрбия секторларынанн чакырылган хезмәткәрләре катнашты.

Безнеӊ халык мондый бушка оештырылган чаралардан әлегә актив файдаланмый. Менә бүген дә бушлай юридик консультациягә мөрәҗәгать итүчеләр саны бик аз булды. Килүчеләр югында районныӊ баш приставы Наил Гайнанов белән сөйләшеп алдык. Аныӊ әйтүе буенча алиментларны түләтү эше көндәлек контрольдә тора. Ә шулай да, качып йөрүчеләр бар, аларга карата административ чаралар кулланалар, җинаять җаваплылыгына тартуга кадәр барып җитәләр.

Шул арада бүлмәгә балаларына алимент түләмәүче бер әтине сөйләшүгә алып керделәр. Рәсми рәвештә эш урыны юк, «шабаш»када йөри икән. Ни өчен соӊгы айларда алимент түләүдән баш тартасыз, дигән сорауга ул, өйдә ремонт үткәрә идем, акча булмады, дип тыныч кына җавап бирде. Район үзәгенә якын урнашкан бер авылда яшәүче бу ир-атныӊ ике баласы бар, шулай түләми йөреп әҗәте инде 268 меӊ сумга җиткән. Рәсми рәвештә эшкә урнашудан да баш тарта, акчасын да түләми. Мондыйлар район буенча йөзгә якын җыела икән, аларныӊ һәрберсе буенча эш кузгатылган.

Бу турыда газета битләрендә тулырак яктыртылачак.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент