Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бусы сәгатьләрең, дигәннәр...

Ике млн доллар ришвәт алуда гаепләнгән экс-министр Алексей Улюкаевка чит ил берәмлегендәге һәм безнең сумнардагы акчаларын да, затлы сәгатьләрен дә, җирен дә, йортын да кайтарганнар.

Мәскәүнең Замоскворецкий районы суды Русиянең элекке Икътисади үсеш министрлыгы башлыгын “Роснефть” директоры Игорь Сечиннан 2 млн доллар ришвәт алуда гаепләп, сигез елга колониягә утыртканнар иде.

Экс-чиновникның гомум байлыгы 560 млн сум тәшкил иткән. Штраф түләгәч аның 430млн сумы калган.

Адвокаты Лариса Каштанова белдерүенчә, аның клиенты Тверь янындагы колониядә китапханәдә эшли.

Мөлкәтенә салынган арестны алу эшен аны 2017 елда хөкем иткән шул ук судья Лариса Семенова караган. “Штрафын түләде, мөлкәте үзенә булсын!” дигәннәр, дип яза Өмет басмасы.

Алсу Хәбирова.

Фото: omet-rb.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БУЛГАН-БУЛГАН АЛА АЛМЫЙ КАЛГАН РИШВӘТЕН ДӘ КАЙТАРЫРГА ИДЕ ИНДЕ... ТИЛМЕРӘ БИТ МЕСКЕН ТӨРМӘ КИТАПХАНӘСЕНДӘ "ЭШЛӘП"...

    Теги: ришвәт

    2
    X