Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бәйдә тотылган баланың ата-анасы кулга алынган

Бер фатирда бәйләнеп куелып, ачлыктан юрганын чәйнәр дәрәҗәгә җиткән бала табылган.

Бу хәл Ростов өлкәсенең Новошахтинск шәһәрендә булган. Матбугат чаралары кызның әнисе — 24 яшьлек хатын һәм аның белән яшәгән 23 яшьлек ирнең кулга алынуы хакында яза.

2014 елгы кызны даими рәвештә кыйнаганнар, бәйдә тотканнар һәм ашарына бирмәгәннәр. Кулларын шулкадәр кысып бәйләгән булганнар ки, аны тапкан чакта беләкләренә кан сауган була.

Бәйдәге баланы бу хатын янына килгән танышы Лариса күрә. Ул бала бәйләнгән бауны чишә, су бирә һәм ашыгыч ярдәм чакыра.

Кызның үги әтисе 8 яшьлек баланы фотога төшергән һәм күршеләренә «минем кызым анорексичка» дип сөйләгән. Шулай ук кызын кыйнаудан куллары авыртуы турында да сөйли торган булган. Күршеләренең берсе дә бу хакта тиешле органнарга хәбәр итмәгән.

Соңрак баланың әнисенең шизофрения белән авырганы ачыклана.

Бу кызны хатын 16 яшендә таба. Башта ул аны әйбәт кенә карый. Төрле ирләр белән чуала, алай да кызын ташламый. Хәзер инде кулга алынган ир белән яши башлагач, кызын карамый башлый. Мәктәпкә йөртми, урамга алып чыкмый. Дөрес, алар аракы да эчми, наркотиклар да кулланмый, әмма алар бик сәер кешеләр була. Йортка беркемне дә кертмиләр, үзләре дә беркемгә дә кермиләр.

Кыз акыл үсеше ягыннан артта калган, әнисе «ул болай да акылга зәгыйфь» дип әйтә торган булган. Кызның бернинди уенчыклары да, китаплары да булмаган. Ул раскладушкада йоклаган. Әбисе белән бабайсы аңа карават сатып ала, әмма бу «гаилә», караватны кире тапшырып, акчасын алып кайта.

Танышлары Лариса бу кызны тапканнан соң баланың әнисе әшнәсе белән качып китәргә маташканнар. Ләкин тотылганнар. Аларга җиде елга кадәр хөкем яный, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Газета.ру

Автор: Резеда Галикәева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланы кыйнаган бала язмышы