Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бәйрәм бәйрәм белән, әмма иминлек беренче урында

Яңа ел якынлаша. Өйләрдә яңа ел чыршыларын бизәргә дә вакыт җитте. Чыршыны ышанычлы итеп урнаштырырга, электр җайланмаларыннан ераграк куярга кирәк.

Чыршыларны бинадан чыгу юлына куярга, чыршыны бизәү өчен мамык һәм кәгазьдән ясалган уенчыклар кулланырга, чыршының нигезен мамык белән капларга киңәш ителми.

Электр гирляндасын чыршыга элеп куяр алдыннан, аны идәнгә салыгыз да чыбыкларның изоляциясенең, лампочкаларның төзеклеген игътибар белән тикшереп чыгыгыз. Сертификатсыз, очсыз бәядән сатылучы гирляндаларны кулланмагыз.

Балаларга гирляндаларны кабызырга һәм сүндерергә рөхсәт итмәгез, өйдән чыгып киткәндә гирлянданы сүндерергә онытмагыз.

Яңа ел чыршысы белән бәйле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре беренче карашка гына бик кырыс тоела. Шушы гади киңәшләрне истә тотсагыз, бәйрәм күңелле үтәр! Барыгыз да исән-сау булыгыз!

 

Рафил Шәрәфетдинов

Балтач һәм  Кукмара районнары буенча

районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм

профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы

Фото: Шәмсетдинова Камилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы