Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чаллы шәһәрендә биш катлы йортның дүртенче катында газ шартлаган

Чаллыда биш катлы йортта шартлау мизгеле видеога эләккән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, шартлау биш катлы панель торак йортның дүртенче катындагы фатирында булган.  Татарстан урамындагы 25/117 йортта газ шартлавы турында хәбәр  кичә 17.30 сәгатьтәкилгән.

Шаһитлар сөйләгәнчә, торак йортта шартлау тарттырылган түшәм куйганда булырга мөмкин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәгать 21.00 гә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә торак йортта газ шартлауда зыян күргән дүрт кеше китерелүе билшеле.

2010 елгы 11 яшьлек малайның хәле җиңелчә авырлык дәрәҗәсендә, тәне җәрәхәтләнгән, ул реанимациядә.

2004 елгы абыйсы — 17 яшьлек үсмер егет авыр хәлдә реанимациядә дәвалана.

1951 елгы, 70 яшьлек ир авыр хәлдә, шулай ук, реанимациядә, аны үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырганнар.

1999 елгы, 22 яшьлек яшь кызның хәле кискен авыр дип бәяләнә.

Чаллы шәһәрендә Гадәттән тыш хәл һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышында «Муниципаль характерда гадәттән тыш хәл режимын кертү карары кабул ителде һәм җавап бирүнең җирле дәрәҗәсе билгеләнде», — дип ачыклык керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Шартлау нәтиҗәсендә алты фатир җимерелгән, аларда 14 кеше яшәгән. Йорт хәрабәләре астыннан дүрт кешене чыгарганнар, алар арасында ике бала да бар.

Бу йортта яшәүчеләр вакытлыча шәһәр кунакханәсенә урнаштырылган. Анда 400 кеше сыя.

Шартлау мизгеле видеорегистратор камерасына эләккән.

Кадрларда күренгәнчә, көчле шартлаудан соң бина кыйпылчыклары кешеләргә һәм юлга төшә.

 

Тулырак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ шартлаган