Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чаллыда банк хезмәткәрләре 25 миллион сум акча урлаган

“Оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан аеруча зур суммада акча үзләштерү һәм туздыру” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Чаллы банкыннан 25 миллион сум урлаганнар .“Оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан аеруча зур суммада акча үзләштерү һәм туздыру” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Интерфакс” мәгълүматларына караганда, банктан акча урлау 2021 елның 3-30 декабрь чорына туры килә. Угрылар акчаны үзләренең ихтыяҗларына тоткан. Тоткарланган ике кешегә читкә чыкмау таләбе белән җәза чарасы сайлап алынган.

Моңа кадәр Чаллы банкыннан акча урлау турында җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткән иде. Аларның мәгълүматлары буенча, угрылар – ике хатын кыз хезмәткәр. Башлап йөрүчесе банкның иминлек хезмәтенә бирелгән.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча урлау