Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чаллыда мәктәп укучысы муенын пычак белән яралаган

Хәзер кыз ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана, сәламәтлегенә куркыныч янамый.

(Чаллы, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда полиция хезмәткәрләре мәктәп укучысының муенын пычак белән ни рәвешле яралавына бәйле очракны тикшерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Полицейскийлар китергән мәгълүматлар буенча әлеге хәл Яңа шәһәрдәге 50нче комплекстагы фатирларның берсендә булган. 15 яшьлек кыз өенә кайтып, пычак белән муенын яралаган. Аңа ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер ул ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана, сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар алдында әлеге хәлгә ачыклык кертү бурычы тора.

Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары кыз гадәттән тыш хәл вакытында аек булмаган дигән хәбәр таратты. Бу мәгълүматка төгәллек кертелә, дип хәбәр иттеләр хокук саклау органнарында.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе