Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чаллыда әни кеше һәм үги әти дүрт кечкенә баланы кыйнап, газаплап яшәгән

Укытучылар кызларның мәктәпкә ач килеш, кәефсез һәм начар кыяфәттә килүләренә игътибар итә.

Чаллыда әни кеше һәм үги әти дүрт балигъ булмаган баланы кыйнап торган. Бу хакта«Челнинские известия» яза.

Беренче булып моңа мәктәптә игътибар иткәннәр. Гаилә Казаннан күченеп кайткач, 2019 елның декабрь ахырында кызлар шушы мәктәптә кабул ителә. Укытучылар кызларның мәктәпкә ач килеш, кәефсез һәм начар кыяфәттә килүләренә игътибар итә.

Мәктәп администрациясе балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә хат җибәрә. Инспекторлар күп балалы гаиләгә тикшерү белән килгәч, малосемейкада алты кеше яшәве ачыклана. Хатын-кызның беренче никахыннан туган өч баладан тыш, хәзер яши торган иреннән 7 айлык сабые да бар.

Олы балалар белән сөйләшкәннән соң, 32 яшьлек хатынның һәм аның белән яшәгән ирнең даими рәвештә балаларны кыйнап торуы, аларны психик һәм физик газапларга дучар итүе ачыклана. Юк кына ялгышлык өчен дә, мәсәлән, чүпне чыгармаганга да, эләккән. Иң авыры җиде яшьлек балага туры килгән, аның кулларына суга торган булганнар.

Тикшерү вакытында ата-ананың беркайда да эшләмәве, икесенең дә мошенниклык өчен хөкем ителгән булуы ачыклана.

Попечительләр бүлеге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар балаларны гаиләдән алган. Хәзерге вакытта өч олы бала әтиләре белән яши, балаларны карарга әбиләре ярдәм итә. Җиде айлык сабыйны Балалар йортына алганнар.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү вакытында күп балалы әни һәм аның белән яшәгән ир яшәгән җирләреннән китмәскә тиеш.

Гаеплеләрне өч елдан җиде елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыйнау