Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чаллыда яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз өендә мәдрәсә оештырган өчен хөкем ителгән

Аны «Нурджулар» дини берләшмәсе ячейкасын төзүдә гаепле дип тапканнар.

Чаллы шәһәр суды 62 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинаны өендә мәдрәсә (анда ул үзе һәм танышлары төрек дин белгече Сәед Нурсиның китапларын укыган) оештырган өчен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

«Коммерсант-Казань» газетасы хәбәр иткәнчә, хатын-кызны «Нурджулар» дини берләшмәсе ячейкасын төзүдә гаепле дип тапканнар. Ул Россиядә экстремистик оешма дип табылган һәм 2008 елда Югары суд карары белән тыелган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2015 елда Шәрифуллина «дини темаларга дәресләр үткәрәм дигән булып» Чаллыда «Нурджулар» дини берләшмәсе ячейкасын оештырган. «Хатын-кыз яшерен фатирда экстремистик әдәбият өйрәнү максатыннан кешеләр җыйган һәм «Нурджулар» идеяләрен пропагандалаган. Аның законга каршы килә торган эшчәнлегенә 2020 елның мартында чик куелган», - дип хәбәр иткән иде элегрәк Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять Экстремизмга юк