Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Чибәр ханымнар да комиссиягә эләгә” яки “белмәдек” кыйссасының дәвамы

Чираттагы комиссиягә "Кызыл линия"дән чыгып төзелеш материаллары өйгән өчен Чепья авылы кешесе һәм Балтач бистәсеннән чүп түгү буенча тиешле оешма белән килешүләре булмаган шәхси эшмәкәр чакырулы иде.

Беркетмә гаилә башлыкларына төзелсә дә, ни сәбәпледер чисталык комиссиясе утырышына аларның тормыш иптәшләре килгән иде. Комиссия рәисе Рамил Шакиров утырыш башында ук "Әллә чибәр ханымнарга да беркетмә төзеләме?", дигән сорау яңгыратты. Урынлы бирелгән әлеге сорауның мәгънәсе бик гади иде. Яшәгән йорт-җирләребез гөл иткән, ишегалларында да һәрчак тәртип саклыйбыз, ә капкадан чыгу белән биредәге тәртипкә битарафлык күрсәтәбез: тиешсез урынга чүп ташлыйбыз, төзелеш материаллары урнаштырабыз... Менә шушы битарафлык өчен күп кенә райондашларыбызга участок вәкилләре, экологлар тарафыннан беркетмә төзелә дә инде. Ә комиссиягә килгән бер генә кеше дә үзен гаепле санамый, аларның җаваплары һәрчак әзер - "Белмәдек".
Юкса, чисталык, кагыйдәләр хакында газетада да , сайтыбызда һәрдаим яктыртып торабыз. Радио-телевизордан да бу хакта гел сөйләп торалар. Ярар, халык газета да укымасын, телевизорны да сирәк карасын, ди. Ә бит җирлек башлыклары авыл халкына җыелышлар вакытында, бигрәк тә язын чисталык икеайлыгы башланыр алдыннан бу хакта тәфсилләп аңлата. "Кызыл линия"дән чыгып төзелеш материаллары сакларга ярамаганлыгын, инде төзелеш барган очракта җирлек башлыгыннан бу хакта белешмә алырга кирәклеге хакында да кат-кат кисәтә. Әмма комиссиягә килүчеләрнең бу хакта ишетмәве-белмәве генә аптырашта калдыра. Авыл җирлеге башлыгы аңлатмаган, журналистлар бу хакта язмаган булып чыга инде. Җирлек башлыклары белән элемтәгә кереп аңлату эшләре алып барылу-барылмавы белән кызыксынгач, картина бөтенләй башка яктан ачыла.

Белмәдек, дип әйтү күпкә җиңел бит, шуңа да безнең халык бу сүзне бик яратадыр.

Тормыш булгач төрле хәлләр була, бураны да булырга мөмкин, авырып китү дә бик ихтимал. Утын өчен алып кайткан такта, бүрәнә кисәкләрен вакытында үз территорияңә урнаштыра алмаска да мөмкинсең, әмма бу хакта авыл җирлеге башлыгын кисәтеп куюның бернинди авырлыгы юк..

Законнар, кагыйдәләр үтәлер өчен языла, шуңа да аларны төгәл үтәп, туган ягыбыз табигатенә зыян салмыйча, аңлашып яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250