Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чистайда бер хатын-кыз 1 май бәйрәмен шартлаткыч белән каршылый…

1 май бәйрәме Республикабызда матур, тыныч шартларда үтте, дип нәтиҗә ясарга булыр иде… Әмма, Чистай шәһәрендә 1 майга төнгә каршы булган вакыйгалар моның киресен исбатлый шикелле.

23.30 сәгатьтә Чистай шәһәренең элекеге кирпеч завод урнашкан, гаражлар территориясендә ату тавышлары яңгырый. Куркуга калган һәм урамга чыккан шәһәр кешеләрен тынычландырып, өйләренә озаталар. Бары иртәнге якта гына бу маҗараларның нилектән килеп чыкканына бераз ачыклык керә:
«Мәскәү шәһәреннән үк чакыртылган «Альфа» төркеме сугышчылары гаражларда куркыныч террористларны кулга алырга тиеш булалар. Бирелүгә каршы булган 2 террорист - Раис Мингалиев һәм Беслан Нәҗипов урында юк ителә. Рәис Мингалиев авырудан күптән үлде дигән хәбәр, димәк дөрес булмаган булып чыга. Икенче көнне, 1 майда, шәһәр буенча бу кешеләргә бәйле шәхесләрне барлый башлыйлар. Оператив сводкалар буенча, Чистай шәһәре гражданкасы Н. качып ятучыларга киемнәр һәм азык-төлек илткән булуы күренә. Бу хатын яшәгән йортның подъездына кереп, квартирага шалтыраткач, ишектән 1 май күчтәнәче «ташлана». Пехотага каршы кулана торган граната шартлап, 3 эчке эшләр хезмәткәре төрле тән яралары алалар.
Нәтиҗәдә. шартлау оештырылган хатын хәзер кул астында». Шундый-шундый хәлләр…
Бу турыда Интертат.ру хәбәр итте.
Фото: http://intertat.ru/ru/kriminal/item/29124-zaderzhannyiy-v-hode-spetsoperatsii-v-tatarstane-terrorist-okazalasya-zhenschinoy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250