Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чистайда яшәүче ир-ат, әнисен үтереп, мәетен кисәкләргә аерган һәм урманга яшергән

Ир-ат үз гаебен таныган, хәзер ул сак астында.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, гадәттән тыш хәл 4 гыйнвар кичендә булган: Чистайда яшәүче 38 яшьлек ир-ат әнисе белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында низаг купкан һәм ир-ат әнисен кыйнап ташлаган, шуннан соң йокларга яткан. Иртән торганда инде әнисе үлгән була. Ул аның мәетен кисәкләргә аерган һәм шәһәр территориясендәге урманга яшергән.

Икенче көнне этләрен йөртергә алып чыккан кешеләр хатын-кызның мәетен табып алган. Оперативниклар аның шәхесен ачыклаган һәм тиз арада җинаятьченең эзенә төшкән.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен таныган, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять Әнисен үтергән