Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чит илгә китә калсаң...

Бурычың 30 мең сумнан артса, чит ил капкалары сиңа ябык. Кайбер очракларда 10 мең сум бурычың булса да капка ачылмаячак. Шуңа күрә, вакытны сузмагыз, бурычлар калмады микән дип кызыксынып алыгыз.

Балтачтагы суд приставында “Үз бурычларыңны бел» дигән акция узды.

Әлеге акция инде традициягә керде, ул ел саен уздырыла. Акциянең максаты – гражданнарга бурычларын түләргә кирәклегенең мөһимлеген вакытында аңлату. Мондый аңлатулар Яңа ел каникуллары алдыннан аеруча да мөһим. Чөнки күпләр Яңа ел каршылауны һәм кышкы каникулларны чит илдә уздырырга ярата. Әмма, бурычлары булу сәбәпле, читкә чыга алмый, үз илендә калырга мәҗбәр. Ел башыннан бирле 280 мең тирәсе татарстанлы, закон таләпләрен үтәмәү сәбәпле, чит илгә чыга алмады.

Ел башыннна алып Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставы 5905 бурычлыны чит илгә чыгудан тыйды. Бурычыңны түләүгә бар да хәл ителә, чикләүләр туктатыла. Китәрегезгә күп калмый “бурычларым юк микән?” дип, Россия суд приставларының Татарстан буенча ”Банк данных исполнительных производств” дигән сайттан (http://r16.fssprus.ru/) карый аласыз.

Бурычың 30 мең сумнан артса, чит ил капкалары сиңа ябык. Кайбер очракларда 10 мең сум бурычың булса да капка ачылмаячак. Шуңа күрә, вакытны сузмагыз, бурычлар калмады микән дип кызыксынып алыгыз.
 

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд приставлары бурычларыңны түлә