Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ЧЫРШЫ ГЫНА ДИМӘГЕЗ

Яңа ел үзенең мәшәкатьләре белән якынлашып килә. Чыршы сатучы сәүдә нокталарында төрледән-төрле чыршы тәкъдим итәләр. Яшел чыршы өйгә хуш ис тарата, Яңа ел бәйрәменә ямь өсти.

Ләкин чыршы сатып алганда бер нәрсәне онытмаска кирэк: сатучының кулында сатыла торган чыршынын фитосанитария таләпләренә туры килүе турында документ булырга тиеш.  Икенче сүз белән әйткәндә, сатып алучы чыршы белән бергә үз өенә чыршыда була торган, безнең яклар өчен карантин саналган мыеклы кара чыршы бөҗәген алып кайтырга мөмкин. Аның күкәйләре чыршы каерысы астында була. Бөҗәк үрчеп киткән очракта, аның белән көрәшү мәшәкатьлегә әйләнә. Шуңа күрә чырышы  сатып алуга да  җитди карарга  кирәк, дип яза Саба таңнары.

Мөдәррис Фәттахов,

Россельхознадзорнын фитосанитария инспекторы

Фото: Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршы