Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Декрет яллары стажга керми?

Халык арасында армиядә хезмәт иткән, декрет ялларында булган еллар иминият стажына керми, дигән сүзләр таралган.

Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре исә,бу имеш-мимешләргә ышанмаска куша. Армиядә хезмәт иткән, инвалидны караган, декрет ялларында утырган еллар да хезмәт стажына керә.

Әле ул еллар өчен пенсия баллары да өстәлә. Әйтик, беренче баланы тәрбияләгән өчен 1,8 балл, икенче балага 3,6 балл, өченче, аннан соңгы балаларга 5,4 балл каралган. Ләкин шунысын истә тотарга кирәк, ташламалы стажны исәпләгәндә декрет яллары исәпкә керми. Гади итеп аңлатканда, 2019 елдан ташламалы стаж белән пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелде. Ягъни хатын-кызларның 37 ел стажы, ир-атларның 42 ел эш стажы бар икән, пенсиягә ике елга алданрак чыгарга була.

Дөрес, стаж җыелган очракта да, хатын-кызларга 55, ир-атларга 60 яшь тулмаган булса, пенсиягә чыгу рөхсәт ителми. Кыскасы, хатын -кызның 37 ел стажы декрет ялларын исәпкә кертмичә җыелган булуы шарт. 

Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ бу экият ичмасам. Соң уйлап карагыз, хатын-кыз 18 яшьтэн эшли башласа гына, 37 ел хезмэт стажы аның 55 яшенэ генэ тулып житэ бит! Монын өчен хатын-кыз мэктэп бетергэч укымаска да, кияугэ дэ чыкмаска, бэби дэ алып кайтмаска тиеш. Менэ шундый законнар бездэ! Хурлык!!!

    Теги: стаж