Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Декрет ялы эш стажына кертеләчәк, ди

Шулай булса, гүзәл затларның эш стажы сизелерлек артачак.

Русия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова декрет ялын эш стажына кертергә тәкъдим итә. Әлеге чара хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең хезмәт өлкәсендәге мөмкинлекләрен тигезләргә сәләтле.

Омбудсмен белдерүенчә, хәзерге вакытта шундый тенденция күзәтелә: гаиләдә ир-егетнең дә, хатын-кызның да мәшгульлекләре тигез. Әмма хатын-кызларның (алар йорттагы эшләргә һәм балаларны тәрбияләүгә өч тапкыр күбрәк вакыт сарыф итә) үз карьерасы белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре азрак.

Ир-егетләр һәм хатын-кызларның мөмкинлекләрен тигезләү өчен Москалькова яңа норма булдырырга – балалар тәрбияләүгә сарыф ителгән вакытны хатын-кызларның эш стажына кертергә тәкъдим итте.

«Русиядә мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган 20-49 яшьлек хатын-кызларның мәшгульлек дәрәҗәсе барлык эшләүчеләрнең 65,8 процентын тәшкил итә», – дип искәртте ул һәм әлеге тәкъдимне халыкның бу категориясе өчен «чын мәгънәсендә котылу юлы» дип атады, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декрет ялы