Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Декретка өч атна калгач...

Уфа супермаркетларының берсендә йөкле хатынны эштән куганнар.

Лиана Котлыярова өч көн медицина тикшерүе үтеп йөргән, кулында хәтта бу турыда белешмәсе дә бар. Хатын белдерүенчә, ул бу турыда җитәкчесен алдан кисәткән булган.

Ә супермаркет директоры исә башка фикердә. Имеш тә, хезмәткәрнең йөкле икәнлеген эштән җибәрергә дип документлар әзерләгәч кенә белгәннәр. Аннан соң, Лиана Котлыярованың моңа кадәр дә "прогул"лары булган. Хезмәткәрне нәкъ әнә шул хилафлыклары өчен эштән куганнар.

Кем гаепле, кем хаклы? Барысын да бер Ходай Тәгалә белә. Тик йөрәк астында сабыен йөрткән хатын дөреслек эзләп, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иткән. Инспекторлар фикеренчә, хезмәт кодексына ярашлы, йөкле хезмәткәр медицина тикшерүе үтү өчен больничный алырга тиеш түгел, моның өчен белешмә дә җитә. Ә иң мөһиме, аны эштән җибәрү оешма банкрот булганда яисә бөтенләй ябылганда гына мөмкин. Башка очракта бу гамәл законга каршы килә.

Шунысы мәгълүм, хатын тиздән кире эш урынына алыначак, дип яза Кызыл таң басмасы.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш