Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Депутатларның чираттагы гениаль фикере: акчасызларга кредит бирмәскә!

Кеременең 50%тан күбрәген кредит каплатуга тоткан кешеләргә кредит бирмәскә дигән тәкъдим белән чыккан

Финанс базары буенча түбән палата комитеты җитәкчесе Аксаков кеременең 50%тан  күбрәген  кредит каплатуга тоткан кешеләргә кредит бирмәскә дигән тәкъдим белән чыккан. Бу хакта «URA.RU» хәбәр итә.

Бер карасаң, фикер дөрес кебек. Чөнки Русиядә кредит алучылар саны артканнан арта. Һәм бер килеп түләнмәгән кредитлар “куыгы” шартласа, илдәге бер генә банкны “йотмаячак”. Җитмәсә, кешеләр вакытлы мавыгуларга да ничек түләсен уйлап тормый кредит ала.

Икенче яктан, күпчелек гаиләләр кредитсыз балаларын бакчага да, мәктәпкә дә җибәрә алмаячак. Халык инде бишенче ел бөлә... Акча туплау мөмкин түгел. Хәлдән чыгуның бердәнбер чарасы – кредит.

Безнең илдә башта эшлиләр, аннан уйлыйлар. Бу очракта да кредитсыз  илнең икътисады җимереләчәген алдан уйлармы, юкмы? Халык соңгы тиеннәрен җыярга һәм минимумга яшәргә тырышачак. Акча булмагач, туздыручы да булмый. Ә моны бер генә кече бизнес та күтәрә алмаячак һәм банкрот булып ябылып бетәчәк..., дип яза Өмет.

Э.Ибраһимова.

Фото: социаль челтәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит