Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дәүләт Думасында ана капиталы алучылар исемлеген киңәйтергә тәкъдим иттеләр

Әлеге инициатива проблемалы төбәкләрдә туучылар санын арттырырга һәм күп балалы гаиләләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына туучылар саны аз булган төбәкләрдә өченче һәм аннан соң дөньяга килгән балаларга ана капиталын түләүне күздә тоткан закон проекты тапшырды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бу хакта РИА Новости агентлыгы әлеге инициатива авторларының берсе, Думаның хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.

Акчаны 2022 елның 1 гыйнварыннан моңа кадәр ана капиталы хокукыннан файдаланмаган гаиләләргә түләргә тәкъдим ителә, диелә инициативаның аңлатма язуында.

Моннан тыш, моңарчы әлеге дәүләт ярдәменнән файдаланмаган очракта, өченче, дүртенче яки шуннан соң туган балаларны уллыкка алган ир-атлар да әлеге түләүләргә өметләнә ала.

Депутатлар фаразлавынча, бу инициатива проблемалы төбәкләрдә туучылар санын арттырырга һәм күп балалы гаиләләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы балаларга пособиеләр