Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дәүләт Думасында пенсияләргә өстәмәләр турындагы закон проектын караячаклар

Закон проекты кабул ителгәннән соң эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен ел башыннан яңадан исәпләячәкләр.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Думасы утырышында беренче укылышта төбәк яшәү минимумына җитмәгән пенсияләргә өстәмәләр турындагы закон проектын караячаклар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әлеге закон проектын ил Президенты Федераль Җыенга Юлламасында пенсияләрне яңадан исәпләргә чакырганнан соң әзерләделәр.

Әгәр кешенең пенсиясе төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, ул үз пенсиясенә аның күләмен яшәү минимумына җиткерә торган өстәмә алачак. Яңа закон проекты башта пенсияләрне пенсионерларның яшәү минимумына җиткерүне, шуннан соң аны индексацияләүне күздә тота.

Закон проекты кабул ителгәннән соң эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен ел башыннан яңадан исәпләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия