Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дәүләт хезмәтләреннән Интернет-портал аша файдалан

Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге буенча дәүләт хезмәтләренең гражданнарга түбәндәге төрләре тәкъдим ителә

Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге буенча дәүләт хезмәтләренең гражданнарга түбәндәге төрләре тәкъдим ителә:
 
1) мәгълүмати-белешмә эше линиясе буенча:

1) хөкемгэ тартылу (тартылмау)  һәм (яки) төрле җинаять очрагы яисә җинаятьне туктату турында белешмәләр бирү.
 
2) ихтиярый рәвештә бармак эзен алу буенча теркәү үткәрү.

Россия эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсүтелә торган барлык төр хезмәтне алу өчен гражданнар Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, адресы: 422250, Татарстан Республикасы, Балтач районы, п. г. т. Балтач, Ленин ур., 58 йорт, тел.(8-84368) 2-51-43, (8-843-)-2912-918, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының "кайнар линия" телефоны – (843) 221-20-02, шулай ук Интернет-портал аша www.gosuslugi.ru.

Әлеге хезмәтләр түләүсез.
 
Татарстан Республикасы, Балтач районы, п. г. т. Балтач, Булатов урамы,  24/2 йортта урнашкан  күп функцияле үзәктә (МФЦ) гражданнарга хөкемгэ тартылу (тартылмау)  һәм (яки) җинаять очрагы теркәлү яисә туктату турында белешмә алу буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә.  

Нинди документлар кирәк сон: гариза язу өчен РФ гражданины паспорты, электрон рәвештә гариза биргәндә шуңар өстәп СНИЛС та кирәк була.

Россия Федерациясе Президентының 7 май, 2012 ел, № 601 "Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында" указы нигезендэ билгеләнгән эш күрсәткечләрен активлаштыру максатыннан www.gosuslugi.ru Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында  гражданнарның шәхси кабинет эшен оештыру турында тиешле аңлату үткәрелә, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән хезмәтләрне электрон рәвештә алу мөмкинлеге бирелә.  

 

Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт хезмәтләре