Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ДОСААФта правага уку кыйммәтрәк, шәхси уку йортларында очсызрак . Нигә?

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан, Балтач ДОСААФ автомобиль мәктәбе җитәкчесе Рафил Фәйзрахмановка әңгәмә кордык.

– Рафил Рафаэлевич,  ДОСААФның элек-электән килгән абруе бар. Оешма бүген дә үз йөзен саклап кала алдымы?

–  Чынлап та, безнең автомәктәпнең популярлыгы зур.  90 еллык тарихы булган уку йортында белем алып,бик күпләр техника йөртү хокукына ия булдылар. Шул дәрәҗәне саклап калу үзебездән тора. Моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек дип саныйм. Укыту базабыз бик көчле. Сыйныф күрсәтмә әсбаплар, компьютерлар һәм телевизорлар белән махсус җиһазланган. Интерактив такта урнаштырылган. Барлык укулар да ДОСААФның уку корпусында уздырыла. Машина йөртергә өйрәнүчеләр транспорт белән идарә итү күнекмәләрен автодромда һәм билгеләнгән маршрут буенча район  шартларында машина йөртергә өйрәнәләр. Теоретик белемнәрне, юл йөрү кагыйдәләрен квалификацияле белгечләр, ә гамәли күнекмәләрне тәҗрибәле инструкторлар үткәрә.

 –Сүз уңаеннан,  ДОСААФта правага уку кыйммәтрәк, шәхси уку йортларында очсызрак  дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бәяләр каян барлыкка килә?

–Бу ялгыш фикер, чөнки бездәге бәяләр теория һәм практика өчен бергә исәпләнә. Студентларга һәм мәктәп укучыларына ташламалар каралган. Ә халык әйткән башка уку йортларындагы түбән бәяләр бары теория өчен генә алына, ә һәр практика өчен аерым түләнә.

–  Рафил Рафаэлевич,  правага ничә яшьтән укыта башлыйсыз?

Оешманың төп максаты – автомобиль йөртергә хокуклы курсантлар әзерләү. В категориясенә, ягъни җиңел машина йөртү хокукы алыр өчен 16 яшьтән кабул итәбез. Әйтик, 16 яше тулгач укый башласа, 17 яшендә имтиханнарын бирә, 18 яше тулгач машина йөртү таныклыгын кулына ала. Прициблы йөк машинасына – 20, автобуска 21 яшьтән укытабыз. Шулай ук А1, В, С категорияле тракторлар йөртү хокукы алу өчен дә рөхсәт алдык.

- Бәйрәм алды сөйләшүе булса да, сорамый кала алмыйм, авария сәбәпчеләре арасында сез укытып чыгарган укучылар да булырга мөмкин. Сезнең уку йортын тәмамлангач, җаваплылык барыбыер сезнең өстә кала. Әллә мин ялгышаммы?

- Дөрес әйтәсез, бездә белем алганнар икән, димәк, алар өчен  без җаваплы, әле алай гына да түгел, алар өчен  җавап та тотабыз. Бу бит турыдан-туры безнең эшебезнең нәтиҗәсе дә әле.

- Бәйрәм уңаеннан укучыларыбызга әйтер теләкләрегез...

- Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Шоферлар иртәдән-кичкә кадәр юлда. Юллар сезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен. Исәнлек-иминлек, саулык-сәламәтлек юлдашчыгыз булсын! Сезгә бәхет, җан тынычлыгы телим.

Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев