Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дөреслекне – тупаслыксыз, гаделлекне коралсыз эзлә

Судья каршында җавап тоту барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч мизгел

Судка барасыгыз һәм анда катнашасыгыз бармы? Судья каршында җавап тоту барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч мизгел. Хөкем йортына җавап бирүче, шаһит яки гаепләнүче буларак килсәгез дә, үзегезне судта тоту кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә кирәк. Шуңа да суд участоклары биналарында тәртип кагыйдәләре белән якыннан танышып үтик. 
Бирегә килүче һәрбер кеше кагыйдәләрне үтәп, судьяларга да, суд хезмәткәрләренә дә, суд приставларына да, суд участогына килгән башка кешеләргә дә хөрмәт белән мөрәҗәгать итәргә, җәмәгать судьясының һәм башка хезмәткәрләрнең законлы таләпләрен үтәп, аларның эшләренә киртә тудырмаска тиеш. Шулай ук суд утырышы башланганчы суд утырышына чакырылу кешеләр коридорда гына көтәргә, төрле кабинетларга кермәскә тиешләр. Суд бинасыннан танышырга дип алган документларны, стендка урнаштырылган үрнәкләрне алырга һәм үзеңнең кәгазьләреңне куярга рөхсәт ителми. Шулай ук судка килгәндә һәм суд бинасында алкоголь, наркотик матдәләр куллану катгый тыела. Судка корал, очлы һәм кисә торган әйберләр алып керү, зур сумкалар белән килү, бина эчендә тәмәке тарту һәм әйберләреңне караусыз калдыру да кагыйдәләргә каршы килә. Аларны бозган очракта суд приставлары физик көч, махсус саклык чаралары һәм корал кулланырга хокуклы. Үз-үзен тота белмичә, теләсә-нәрсә әйтеп суд утырышын бүлдерүчеләрне суд рәисе боерыгы нигезендә суд залыннан чыгарып җибәрергә, беркетмә төзергә һәм шулай ук эчке эшләр бүлегенә тапшырырга да мөмкиннәр. Шул сәбәпле административ җаваплылыкка тартылып, тиешле күләмдә штраф та түләтергә яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга мөмкиннәр. 
Алда язылганнардан күренгәнчә, һәрбер кеше судта нинди статуста катнашуына карамастан, үзен кулда тотарга тиеш. Һәрбер кешенең үзенә йөкләнгән вазифалары бар, шуңа да суд хезмәткәрләрен хөрмәт итеп, дөреслекне – тупаслыксыз, гаделлекне коралсыз эзлик.


Алсу Сәгыйтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд