Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дүрт ир-атның үзара фикерләшүе фаҗигале үлем белән төгәлләнгән

Яр Чаллы шәһәрендә дүрт ир-атның үзара аңлашуы үлем белән төгәлләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

Бу хәл 8 апрельдә иртән «ЗЯБ» бистәсендә булган. Ике бертуган шулай ук туганлык җепләре бәйләнгән икенче якны эне-абыйлыны әӊгәмәгә чакырганнар. Аңлашуныӊ авыр буласын чамалап чакырылган кунаклар кулларына бейсбол битасы һәм чүкеч тотып килгәннәр. Сүз артыннан сүз чыгып, бер-беренә кул күтәрүгә барып җиткәннәр. Бәрелешү нәтиҗәсе буларак ир-атларның берсе үлгән, тагын берсен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Җинаятьтә шикләнелелгән зат тоткарланган. Ул җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә генә таныган. Тоткарланучы берьюлы ике маддә – “Үтерү” һәм “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерүгә омтылыш” буенча шикләнелә.

tatarstan.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига