Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дүрт кешене үтерүдә гәепләнүчеләр кулга алынды

Мәкаләбезнеӊ башында, республикабызда, районыбызда билгеле Әхмәдиевлар гаиләсеннән язмабыз белән йөрәк яраларын яӊадан кузгаткан өчен гафу үтенәбез, 15 ел элек булган фаҗигәне бары күпләргә сабак булсын өчен генә искә төшерәбез.

Ринат Яӊгул авылыннан Республикага танылган көрәшче Әхмәдиевлар нәселеннән, гаиләдә төпчек бала булып үсә. Абыйлары кебек башта татарча көрәштә осталыгын чарлый, аныӊ белән генә тукталып калмыйча, көрәшнеӊ берничә төрендә үзен сыный, югары нәтиҗәләргә ирешә. Каратэ көрәше буенча «кара билбау»га иясе. Гаиләсе, 2 баласы белән башкалада яшәп, үзе Казан шәһәрененеӊ тире-йогышлы авырулар шифаханәсе баш врачы булып эшли. Яшь, белемле, энергиясе ташып торган табиб үзе дә тормышта югары үрләр яуласына ышана һәм шуӊа омтыла иде. Әмма бу уй-хыяллар, омтылышлар барысы да 2000 елныӊ 19 декабрь төннендә челпәрәмә килә.

Салмачы бистәсендә урнашкан үз йортында 2000 елныӊ җәендә Ринат Әхмәдиев төрле төзелеш эшләрен башкарырга берничә кешене яллап эшләтә. Йорт хуҗасыныӊ югары урында эшләве аларда бу өйдә акча күплегенә ышандыргандыр. Ничек кенә булмасын, 19 декабарьдә өйгә керүнеӊ җайлы ысулын чамалаган бандитлар тәрәзәне ватып, өй эченә үтәләр. Бу вакытта өйдә йорт хуҗасы үзе, аныӊ 6 һәм 9 яшьлек баласы һәм 44 яшьлек таныш ханым була.
Хуҗаны кыйнап, бәйләп, ваннага алып кереп, акча һәм байлыкларныӊ кайда саклануын тәлап итеп төрлечә җәзалыйлар. Бернинди дә уӊай җавап ала алмагач, аны үтерәләр. Өй эчендә булган 2 бала һәм хатынны да аямый, йокыларныннан айнып җитмәгән килеш, вәхшиләрчә, аларны буып үтерәләр. Булган алтын әйберләрне, табылган акчаларны һәм кәрәзле телефонны кесәләренә шудыралар.

Эзләрен яшерер өчен, өйдә әчендә нинди яна торган сыекча бар, барсын да сибеп, ут төртеп өйдән чыгып йөгерәләр. Әмма күршеләр төтен чыкканыӊ күреп, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәләр. Янгынны сүндергәннән соӊ өй эчендә 4 үле гәүдә табыла.

Бу күӊелләрне тетрәткән җинаятьне ачу озакка сузылды. Җинаятьчеләр (алар өчәү булганнар), тиз арада эзләрен югалтыр өчен Үзбәкстанга юл тоталар, анда берничә ел яшеренеп яталар. 2015 елныӊ 6 июнендә Санкт-Петербург шәһәрендә Махканов, ә 5 августта Новосибирск шәһәрендә Сусанов исемле әдәмнәр кулга алына. Махканов башта үзенеӊ бу җинаятькә бөтенләй катнашы булмавын әйтә, әмма экспертиза нәтиҗәләре моныӊ киресен раслый. Ахырдан җинаятьче үзенеӊ гаебен таный һәм иптәшләрен «сата». Сусанов аныӊ икенче иптәше була, өченчесе Беларусиядә, бәхетсезлек очрагына аркасында 2004 елда һәлак була.

Суд карары буенча җинаятьтә гаепләнүчеләр сак астына алына. Бүгенге көндә бу җинаятьне тикшерү барышында 10нан артык экспертиза үткәрелгән. Росиия Федерациясенен Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, бу җинаятьне судка кертү һәм исбатлау эше бара, 44 яшьлек Игорь Сусановка һәм 50 яшьлек Инам Махкановка Россия Федерациясенеӊ Җинаять Кодексыныӊ 105 статьясыныӊ 2нче бүлегенеӊ «а», «з» параграфлары нигезендә («Файда күрү өчен 2 һәм аннан да күбрәк кешене үтерү») гаепләү белдереләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Фото: http://www.ssucsid.com/article/89033

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250