Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дүрт яшьлек улын асып куйган

Бу вакытта ире ике баласы белән йөрергә чыгып киткән булган.

Әлеге хәл кичә кичен Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә булган. Укытучы булып эшләгән бу ана ике тапкыр «шизофрения» диагнозы белән психиатрия дәваханәсендә дәвалана. Мөгаен, авыру аның депрессиясе фонында барлыкка килгәндер.

Хатынның социаль челтәрләрдәге битләре аның гәүдә авырлыгы аркасында нык борчылуы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә - бала тапканнан соң педагог артык авырлык җыйган (аның дүрт баласы бар). Ул даими рәвештә ябыгу ысуллары турында сөйләгән сайтларда була. Ире актив яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә, марафоннарда катнаша. Бәлки, мотивация урынына бу хатын-кыз аңында үзгәрешләр китереп чыгаргандыр.

Искәртеп узабыз, фаҗига якшәмбе көнне кич Пушкинода булган. Гаилә башлыгы ике өлкән кызы белән йөрергә чыгып китә, ә кайткач, хатыны кече улын колготкиена асып куюын күреп ала. Баланы коткарып булмый, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал