Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эчке эшләр министры урынбасары: CVV-кодны әйтергә ярамавына халыкны күндерә алмыйбыз

Бик күп мошенниклык очраклары банк картасындагы арттагы кодны әйтү аркасында килеп чыга.

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингтаТатарстанның эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаа «Пандемиягә каршы көрәштә бөтен кешене битлек кияргә өйрәттеләр, күпме генә ролик ясасак та, CVV-кодны беркайчан әйтергә ярамый дип халыкны һич күндерә алмыйбыз. Кеше арттагы кодны әйтә дә, акча югала», — диде.

Аның сүзләренчә, аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә. «30-50 яшьтәге кешеләр аеруча еш алдана. Алар 46-47 процент. 18-30 яшьтәгеләр 26 процент, олырак кешеләр 13 процент тәшкил итә», — диде.

«Җинаятьчеләр теләсә нинди ысуллар белән эш итә. Интернетта программалар күптөрле, мошенниклар нәкъ банк җибәрә торган смс кебек үк смс җибәрәләр. Банкның куркынычсызлык хезмәтеннән, я менеджер шалтыратып, берничә сорау бирәләр, алар банк картасы турында бөтен мәгълүматны, картаның кире ягында куркынычсызлык кодын теләсә нинди юл белән белергә тырышалар. Гражданнар я пин-код белән бутыйлар, я ышаналар да әйтәләр», — диде Владимир Изаак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев