Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эчкәнче штрафын уйла!

Райондашларыбызның һәм шул исәптән яшүсмерләрнең спиртлы эчемлеккә тартылуының сәбәбе нидә? Әти-әни биргән тәрбия үтемле түгелме, әллә инде җәмгыять шуңа ияләшеп, корылып барамы?

Нәрсә генә булса да кечкенә яшьтән бала аңына сеңдерелгән ярамый сүзе, үз җимешләрен барыбер берәр кайчан күрсәтергә тиеш минемчә. РФның Балтач районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тыелган җирләрдә алкоголь продукциясен куллану (РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.20нче маддәсе), яшьләре тулмаган егет-кызлар белән спиртлы эчемлек эчү (6.10нчы маддә), җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрү (20.21нче маддә), 16 яшькәчә балаларның исерек хәлдә булуларына (20.22нче маддә) кагылышлы законның кайбер үзгәрешләр кичерүе сәбәпле, штрафларның артуын әйтте. Бу язмамда мин шуларга якыннанрак тукталырга телим.
2013нче елның 21нче декабрендә каралып, 2014нче елның Знче гыйнварыннан үз көченә кергән 365нче номерлы Федераль законнан күренгәнчә, штрафлар бермә-бер арткан. Бу иң беренче чиратта, әлбәттә, халыкны спиртлы эчемлекләр колы булудан саклау өчен эшләнә. Балигъ булмаган балаларны спиртлы эчемлек эчүгә тарткан кешеләргә карата штраф элек 100 сумнан башланса, хәзер 1500 сумнан алып 3000 сумга кадәр. Тыелган җирләрдә алкоголь кулланган һәм җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен гражданнарны 500дән 1500 сумга кадәр штраф көтә. Районыбызда балигъ булмаган балаларын үзләре эчертүче әти-әниләр дә бар. Андыйларга 4000 сумнан 5000 сумга кадәр административ штраф салыначак. 16 яше тулмаган егет-кызлар спиртлы эчемлек кулланган килеш полиция хезмәткәрләренә эләгәләр икән, әти-әнисенә административ беркетмә төзелеп, 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф биреләчәк.
Әлеге штраф бәяләрен һәрбер әти-әни дә, балигъ булмаган балалар һәм алар белән эчүчеләр дә исләрендә калдырып, 100 сумлык спиртлы эчемлек алу, ничә сум штрафка тартачагын аңласыннар иде. КДН комиссиясеннән алынган саннарга күз салсак, 2012нче елда 20.20, 20.21нче маддәләр нигезендә - 25, 2013нче елда 17 беркетмә каралган. Бу шуның кадәр балигъ булмаган егет-кызлар комиссия алдына баскан дигән сүз. Ә 20.22нче маддә белән 2012нче елда 1 генә бала эләксә, 2013нче елда бу сан икегә артып, өч кеше булган. Димәк, яшьләребез арасында эчүчелек проблемасы юк түгел, бу үз чиратында тиешле органнарга гына түгел, ә әти-әниләргә дә дөрес нәтиҗә чыгару өчен җирлек булып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250